Главная › Исполнители › Фирдус Тямаев › Бию Такмаклары
Башында кәләпүш
Аягында чабата
Башында кәләпүш
Аягында чабата
Чабата кигән егетне
Әбиләр бик ярата
Чабата кигән егетне
Әбиләр бик ярата
Биеп чыныккан аяклар
Армыйлар да талмыйлар
Биеп чыныккан аяклар
Армыйлар да талмыйлар
Бии белмәгән кызларны
Кияүгә дә алмыйлар
Бии белмәгән кызларны
Кияүгә дә алмыйлар
Бас, бас, берне бас
Аннан икенчесен бас
Бас, бас, берне бас
Аннан икенчесен бас
Дәртле көйгә сикереп төшеп
Биемичә ярамас
Дәртле көйгә сикереп төшеп
Биемичә ярамас
Аягында чүәген дә
Аягында чүәген
Аягында чүәген дә
Аягында чүәген
Шулмы әллә сөйгән ярың
Җан сөйкемле сөйгәнең
Шулмы әллә сөйгән ярың
Җан сөйкемле сөйгәнең
Бие әле, бие әле
Бии белә дисеннәр
Бие әле, бие әле
Бии белә дисеннәр
Дуслар кушылып биесен
Дошманнар көенсеннәр
Дуслар кушылып биесен
Дошманнар көенсеннәр
Аягында итеге
Американский икән
Аягында итеге
Американский икән
Сикереп-сикереп биюләрен
Саесканский икән
Сикереп-сикереп биюләрен
Саесканский икән
Итәкләрең бөрмәле дә
Алъяпкычың ал икән
Итәкләрең бөрмәле дә
Алъяпкычың ал икән
Биюләрең бигрәк матур
Сиңа тиңнәр бар микән
Биюләрең бигрәк матур
Сиңа тиңнәр бар микән
Ялтыр-йолтыр итеп тора
Аягында башмагың
Ялтыр-йолтыр итеп тора
Аягында башмагың
Бии белми дисең мәллә
Ник ярыңны ташладың
Бии белми дисең мәллә
Ник ярыңны ташладың
Мин дә бием, син дә бие
Бер парлап биик мәллә
Мин дә бием, син дә бие
Бер парлап биик мәллә
Син дә ялгыз, мин дә ялгыз
Бер янып сөяек мәллә
Син дә ялгыз, мин дә ялгыз
Бер янып сөяек мәллә
Такмак әйттем так кына
Такмагыбыз хакына
Такмак әйттем так кына
Такмагыбыз хакына
Гаеп итмәгез безнең бит
Биеп яшәр чак кына
Гаеп итмәгез безнең бит
Биеп яшәр чак кына
Гаеп итмәгез безнең бит
Биеп яшәр чак кына
Гаеп итмәгез безнең бит
Биеп яшәр чак кына